Хуш, иске ел

Әй, иске ел, сизелми дә
Узып киткәнсең.
Син якты да, кадерле дә
Булган икәнсең.

Бәллүр бокалларда
Шампан шәрабе, —
Җырлыйк әле, биик әле
Таңга кадәрле.

Синдә яндык, синдә сөйдек,
Туйлар уздырдык.
Синнән алдык бәхет, шатлык,
Акыл, горурлык.

Бәллүр бокалларда
Шампан шәрабе, —
Җырлыйк әле, биик әле
Таңга кадәрле.

Керәбез без Яңа елга
Өметләр тулып.
Яшәрбез кебек, яшәрбез
Бәхетле булып.

Бәллүр бокалларда
Шампан шәрабе, —
Җырлыйк әле, биик әле
Таңга кадәрле.

Менә хәзер Яңа елның
Сәгате сугар.
Якты булсын, изге булсын
Барасы юллар.

Бәллүр бокалларда
Шампан шәрабе, —
Җырлыйк әле, биик әле
Таңга кадәрле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »