Мин күз атып йөргөн бер кыз
Яши безнең күршедә;
Аңа гашыйк булуымны
Белми әле берсе дә…
Сизми әле берсе дә,
Яшәсә дә күршедә.
Үзенә дә әйткәнем юк,
Чын күңелдән сөйсәм дә,
Тик аңарга язган хатым
Тузды йөреп кесәмдә…
Тузып бетте кесәмдә,
Үзен өзелеп сөйсәм дә.
Берәрсенә елмайса да,
Өзгәләнә үзәгем;
Әгәр башкага караса,
Ансыз ничек түзәрем…
Ансыз ничек түзәрем,
Өзгәләнер үзәгем.
Тыныч яшәргә теләсәң,
Сөймә икән күршеңне, —
Күргән саен җаның сызлап
Саргайта ул кешене,
Саргайта шул кешене,
Сөймә икән күршене.