Тирәккәем

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Сакмар суның камышы күк,
Сылу син гүзәлкәем.

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Агым суга каршы йөзмә,
Талыр бит беләккәең.

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Минем йөрәккәем яна,
Янамы йөрәккәең?

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Җаным сөйгән ярым белән
Үтсә иде гомеркәем.

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Миннән артык яр тапмассың,
Эзләмә, егеткәем.

Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк,
Тирәк-тирәккәем;
Йөзең нурлы, үзең серле,
Өзәсең үзәккәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »