Әрләмәгез!

Орышмагыз, әрләмәгез,
Булмый инде, туганнар.
Оялчанлык дигән нәрсә
Җанымда бар, канда бар.

Пешмәгән, дип, әрләмәгез,
Яши белми, димәгез.
Туры гына барыйм әле, —
Намусыма тимәгез.

Үзем өчен бернәрсә дә
Сорый алмыйм кешедән.
Әрсез була алу-алмау
Ул бит намус эше лә.

Үзем дә белеп бетермим
Күңелдә ниләр барын.
Беләмен тик: тугры юлдаш —
Саф намусым, вөҗданым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
« »