Ташлыярым

Категория: көе сүзләре

Ташлыярым, синдә — ярым,
Ташлыярым, синдә — якын дусларым.
Су буйларында йөргәндә
Җырларыма кушармын.

Кичләрен су төшеп алгач
Яр буена Мәлләгә,
«Сөям», — дигәч,
«Мин дә», — дигән
Сүзләреңне жәлләмә.

Ташлыярым, синдә — ярым,
Ташлыярым, синдә — якын дусларым.
Табигатем кочагында
Җырларыма кушармын.

Чагыл тауларын менәргә
Бик күп көч кирәкми лә,
Вәгъдәдә тору өчен
Көч кирәк йөрәкләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »