Син аңларсың минем йөрәгемне

Таң нурлары уйный кырларымда:
Урман чумган сихри моңнарга.
Син аңларсың минем йөрөгемне,
Әйдә, иркәм, барыйк тыңларга:
Урман чумган сихри моңнарга.

Тугайларда челтерәп чишмә ага:
Җырлый-җырлый ага кайларга?
Син аңларсың минем йөрөгемне,
Әйдә, иркәм, барыйк тыңларга:
Ага икән чишмә кайларга?

Уйный-уйный яшел куакларда,
Сандугачлар сайрый таңнарда.
Син аңларсың минем йөрәгемне,
Әйдә, иркәм, барыйк тыңларга:
Сандугачлар сайрый талларда.

Әйдә, иркәм, барыйк тыңларга
Чишмә җырын, урман моңнарын.
Син аңларсың минем йөрәгемне,
Чиртеп баксаң күңелем кылларын,
Син аңларсың сөю моңнарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »