Моңланма (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тулган айга карап
Чәчләреңне тарат,
Моңсу җырлар ләкин җырлама.
Сиңа карыйм да мин —
Күзем ала алмыйм —
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.

Бердәнбер идең,
«Син — бәхетем», — дидем.
Үз бәхетеңә инде соңлама.
Ак моңнарым булып,
Янадыр ай тулып —
Мин моңланмыйм, йөрөк моңлана.

Юкка гына түгел
Сагышлана күңел,
Ул ашкына ерак елларга.
Күз яшьләрен яшер —
Ара ерак хәзер,
Тик моңланма, күңел, моңланма.

Бу бит туган яктыр,
Тирө-ягың матур
Чыкмасаң да озын юлларга.
Тугайларга дәшеп,
Җырлап килә яшьлек —
Шуңа күрә син дә моңланма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (16 голосов)
« »