Аерылмагыз (икенче вариант)

Яшәсә дә гөлләр бик аз —
Бергә сулый, бергә үсә.
Сез, гашыйклар, ялгышмагыз
Аерылмагыз, аерылмагыз.

Гомер бит ул бик тиз үтә —
Йолдыз булып, йолдыз сүнә.
Сандугач та җырдан туктый,
Чишмәләр гел агып тормый.

Канат бирмәс хыялыгыз,
Кушылмас бит юлларыгыз.
Сез, гашыйклар, ялгышмагыз
Аерылмагыз, аерылмагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (23 голоса)
« »