Акчарлаклар (икенче вариант)

Кама өсләрендә очкан
Акчарлак кебек,
Безнең еллар юллар яра
Үрләргә менеп.

Хыял канатларын кагып
Мәхәббәттән илһам алып
Яңрат, яшьлек, туган як моңын!

Акчарлаклар, акчарлаклар,
Чал дулкыннарда.
Яшь йөрәкнең ялкыннары
Кабына җырларда.

Хыял канатларын кагып
Мәхәббәттән илһам алып
Яңрат, яшьлек, туган як моңын!

Акчарлаклар, акчарлаклар,
Атыла уклардай.
Дәртле уйлар күкрәкләрдә
Яна утлардай.

Хыял канатларын кагып
Мәхәббәттән илһам алып
Яңрат, яшьлек, туган як моңын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »