Өфегә барам әле

Категория: көе сүзләре

Өфе матур, диләр дуслар,
Юкә чәчәк атканда.
Урал тауларына кереп,
Кичен кояш батканда.

Эх, шул Өфе каласын
Бер барып күрсәң иде.
Колач салып
Агыйделнең
Суында йөзсәң иде.

Утырырга иде карап,
Димнең аккан суына.
Сүз катсаң иде, күз кысып,
Агыйдел сылуына.

Эх, шул Өфе каласын
Бер барып күрсәң иде.
Колач салып
Агыйделнең
Суында йөзсәң иде.

Танышырга дуслар белән
Өфегә китәм әле.
Мөселман кардәшләремә
Сәламнәр илтәм әле.

Эх, шул Өфе каласын
Бер барып күрсәң иде.
Колач салып
Агыйделнең
Суында йөзсәң иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »