Яңармасын сагышлар

Сагынасыңдыр кебек син дә.
Уйлыйсыңдыр бәлки көн дә,
Кама ярларын шәфәкъ кочканда
Назлыйсыңдыр күңелеңдә.

Очрашсак юлларда —
Кавышмасын карашлар,
Яңармасын сагышлар.

Дулкыннарга серләр сөйләп,
Сөю аһәңнәрен көйләп,
Урап алганда ярсу хыяллар
Сабырларга күз сал төбәп.

Очрашсак юлларда —
Кавышмасын карашлар,
Яңармасын сагышлар.

Төнбоеклар әкрен генә,
Агымсуга иелеп кенә,
Зифа буйларын юллап дәрьяга
Яшь түгәләр әкрен генә.

Очрашсак юлларда —
Кавышмасын карашлар,
Яңармасын сагышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »