Чаллыда туган диләр

Күзләреңдә зәңгәр очкын,
Кулларың уңган диләр.
Әллә белеп, әллә белми —
Чаллыда туган диләр.

Чаллы диләр, Чаллы диләр,
Гигант төзелеш диләр.
Туган җирнең матурлыгы,
Җирнең бизәге диләр.

Күкрәп үскән урманнарын
Гөлбакчага тиңлиләр.
Күңелдәге серләремне
Дуслар әле белмиләр.

Чаллы диләр, Чаллы диләр,
Гигант төзелеш диләр.
Туган җирнең матурлыгы,
Җирнең бизәге диләр.

Кояш Кама суларына
Төшкән дә кунган диләр.
Мактансам да хакым бар шул —
Чаллыда туган диләр.

Чаллы диләр, Чаллы диләр,
Гигант төзелеш диләр.
Туган җирнең матурлыгы,
Җирнең бизәге диләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »