Киңәш

Айга карап күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкаларның өлешенә кермә
Гөл очратсаң, ачылмыйча өзмө.

Чакыра сине җылы кояш нуры
Көтә сине ерак юллар җыры.
Колач җәеп илем киңлегендә
Сөеп, сөелеп яшә җир йөзендә.

Дөнья бит бу: әрнеп януларны,
Югалтудан калган кайгыларны,
Кышлар азык әргән зар-моңнарны
Алып китәр ярсу яз сулары.

Чакыра сине җылы кояш нуры
Көтә сине ерак юллар җыры.
Колач җәеп илем киңлегендә
Сөеп, сөелеп яшә җир йөзендә.

Дөнья иркен: өметеңне өзмө
Йөрәккәең теләгәнне эзлә.
Вак җаннардан саклан, якын килмә,
Бәхет килсә, сакла, ятка бирмә.

Чакыра сине җылы кояш нуры
Көтә сине ерак юллар җыры.
Колач җәеп илем киңлегендә
Сөеп, сөелеп яшә җир йөзендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »