Добавлено Ильнур в СР, 24/11/2010 - 15:22
Рәхимле-шәфкатьле исемең белән
Башлыйм әле изге эшне, Ходаем!
Ярдәм бирсәң, ният кыласым килә,
Ирадәмне төгәл үтәп чыгаем.
Бар кылучыга киңлегең Галәмнең
Пакь эшләре һәм сәҗдәсе адәмнең
Ирештерик сәламен:
«Әл-хәмдүлилләһи раббил-галәмин».
Фәкыйрь колың Сиңа иман китереп
Ярлыкавың сорый ялгыш эшләрне,
Җырларымны бәндәләргә җиткереп
Кичерсәңче кимчелекле төшләрне.
Бар кылучыга киңлегең Галәмнең
Пакь эшләре һәм сәҗдәсе адәмнең
Ирештерик сәламен:
«Әл-хәмдүлилләһи раббил-галәмин».