Азалия

Категория: көе сүзләре

Таныш дисәм–таныш түгел төсле,
Кем булдың син минем юлымда?
Уйламаган җирдән–көтмәгәндә
Чәчәк биреп киттең кулыма.

Азалия! Азалия!
Иң матуры чәчәкләр арасында,
Әйтер сыман Азалия:
«Мине эзлә–яратсаң табарсың ла».
Азалия!

Көн дә чыгам чәчәк бакчасына,
Мең әйләнәм гөлләр тирәсен,
Син дип уйлап куям, күреп калгач
Чәчәк тотканнарның берәрсен.

Азалия! Азалия!
Иң матуры чәчәкләр арасында,
Әйтер сыман Азалия:
«Мине эзлә–яратсаң табарсың ла».
Азалия!

Күпме уйлап, күпме баш ватсам да
Кем икәнен тәки белмәдем.
Шулай да мин көттем, шулай да өмет иттем,
Әмма ләкин кабат килмәдең.

Азалия! Азалия!
Иң матуры чәчәкләр арасында,
Әйтер сыман Азалия:
«Мине эзлә–яратсаң табарсың ла».
Азалия!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »