Үкенеч

Категория: көе сүзләре

Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Шәфәкъләргә шәмдәл булып кунган
Ак хисләре яну-көюнең,
Каберенә чәчәк салыр идем
Үзем һәлак иткән сөюнең.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Кайтар, Ходай, мине үткәннәргә,
Шул хисләрне килә кичергем,
Бу дөньяда шәраб эчеп түгел,
Мәхәббәттән килә исергем.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »