Кәтүк түти

Кәтүк түти иртүк торып мичкә яккан,
Черек утын булгангамы, янмый җәфа.

Кәтүк түти тәҗел төшеп суга киткән,
Кайтып җиткәч, абынып егылып, суын түккән.

Кәтүк түти, ник елыйсың авызың җәеп?
Синдә түгел, кызларда да була гаеп.

Кәтүк түти, тәҗел генә кая бардың?
Марҗа түтәң туйга киткән сыерын сауды.

Кәтүк түти йөри-йөри арып беткән,
Хәл алырга утырам дип йоклап киткән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (22 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »