Күз нурым (беренче вариант)

Син ураган юлны мин урыймын,
Эзләреңә түгәм күз нурын.
Син сулаган язны мин сулыймын,

Кайда, кайда гына үзең,
Кайда гына үзең, күз нурым?

Син сөялгән талга мин сөяләм,
Бөреләргә коям күз нурын.
Син сөялгән җилгә мин сөяләм,

Кайда, кайда гына үзең,
Кайда гына үзең, күз нурым?

Кемнәр генә аңнар хисләремне,
Тоныкланса якты күз нурым?
Җилләр генә сөя чәчләремне,

Кайда, кайда гына үзең,
Кайда гына үзең, күз нурым?

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Күз нурым»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (10 голосов)
« »