Добавлено Almaz в ВС, 02/01/2011 - 00:24
Җил, җирәнем, егетеңне
Җиткер җил җитмәс җиргә.
Аланда түгел, яуда да
Гел икәү булдык бергә.
Менгән атым — Уң канатым,
Син батыр егет күркә, һай!..
Синең белән җилдәй җилгән
Батыр егет — ил күрке.
Колын чакта тату үстек
Ирәндек итәгендә.
Ил чакыргач, яуга киттек
Ямьле җәй иртәсендә.
Менгән атым — Уң канатым,
Син батыр егет күркә, һай!..
Синең белән утка кергән
Батыр егет — ил күрке.
Без кайтык икәү исән-сау,
Яуда дошманны җиңеп.
Синең даның, Ирәндектау, —
Җирәнчәй белән егет.
Менгән атым — Уң канатым,
Син батыр егет күркә, һай!..
Синең белән җилдәй җилгән
Батыр егет — ил күрке.