Бара торгач бер утырдым
Биек тау битләренә.
Без түгел, кошлар талпына
Кайтырга илләренә.
Су буенда ике тирәк,
Бер(е)сен кисәргә кирәк.
Бер(е)сен киссәң ялгыз кала,
Ялгыз нәрсәгә кирәк?
Урал тавы биек диләр,
Урал тавы күренми.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.
Карагайлы* карурманны
Үтәр көннәр булырмы?
Каршы килеп, кул бирешеп
Күршер көннәр булырмы?
/*— Карагай (башкорт теленнән) — нарат/
Варианты песни
Бу җыр Марат Шәйбәков, Әлфис Галиуллин репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 05/01/2011 - 00:21
«
»