Добавлено Камил в Пнд, 17/01/2011 - 01:05
Яшел дә чирәмнең буйларында — и, аппак,
Ки мамык калфак;
Атым йөри ефәк тышаулы, шул,
Атым йөри ефәк тышаулы.
Минем сүгән ярны сорасагыз — и, аппак,
Ки мамык калфак;
Мысыр күгәрченгә охшаулы, шул,
Мысыр күгәрченгә охшаулы.
Авызларын упсәм, әй, бал татлы — и, аппак,
Ки мамык калфак;
Билләреннән кочсам, тирләтә, шул,
Билләреннән кочсам, тирләтә.
Минем сүгән ярнын бер гадәте — и, аппак,
Ки мамык калфак;
Кайнар кочагында тирбәтә, шул,
Кайнар кочагында тирбәтә.