Яшьлекнең таңында мин күпме
Хыялый сарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.
Без — дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга — арыслан.
Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.
Янымда син булган чагында
Ялгыз да, ятим дә булмамын!
Мәңгелек көч алам Иделдән,
Җаныма коя күк Чулманың.
Без — дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга — арыслан.
Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.
Безгә бит бергәләп кичәсе
Дөньяның давыллы елларын…
Тик бәхет ягына илтсеннәр,
Илтсеннәр Ватаным юллары!
Без — дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга — арыслан.
Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.