Идел суы

Карурманнар сирәгәйде, —
Үтәм хәзер җәяү дә.
Чәчеп печән үстерәбез
Ташу киткәч, җәйләүдә.

Әл-лә-лә, ил-лә-лә,
Өч куян бар урманда…
Бер төлке дә күргәннәр ди,
Былтыр иген урганда.
Идел суы майлы да ул, —
Коймак пешереп булмый…
Көне-төне нефть ага,
Ярлары һаман тулмый.

Үткән җәйне бер балыкчы
Тоткан шыртлака балык.
Шушы балыкны күрергә
Җыелган бөтен халык.

Әл-лә-лә, ил-лә-лә,
Өч куян бар урманда…
Бер төлке дә күргәннәр ди,
Былтыр иген урганда.
Идел суы майлы да ул, —
Коймак пешереп булмый…
Көне-төне нефть ага,
Ярлары һаман тулмый.

Елга буйларында болын,
Болын түре — әрәмә…
Болыннарны суга күмдек,
Ятмасын, дип, әрәмгә.

Әл-лә-лә, ил-лә-лә,
Өч куян бар урманда…
Бер төлке дә күргәннәр ди,
Былтыр иген урганда.
Идел суы майлы да ул, —
Коймак пешереп булмый…
Көне-төне нефть ага,
Ярлары һаман тулмый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »