Насретдин

Категория: көе сүзләре

Авыр юлда бер ялгызың барганда,
Уйларыңны кара кайгы сарганда,
Ашыкма син бар дөньяны каргарга,
Ул таратыр бөтен кайгы-хәсрәтең…

Насретдин, Насретдин, Насретдин,
Хуҗа Насретдин.

Еллар буе еламасаң, көлмәсәң,
Мәхәббәтнең ни икәнен белмәсәң,
Төннәр буе матур сүзләр эзләсәң,
Төшләреңдә тылсымлы сүз өйрәтер…

Насретдин, Насретдин, Насретдин,
Хуҗа Насретдин.

Әгәр дөнья йөртсә сине «өф» итеп,
Уйлый күрмә, килде тоташ бәхет, дип.
Уйла аны тик өч көнлек тәхет, дип,
Бу турыда сиңа һәрчак искәртер…

Насретдин, Насретдин, Насретдин,
Хуҗа Насретдин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (6 голосов)
« »