Кояш кемгә елмая?

Категория: көе сүзләре

/Шаян җыр/

Елмаеп тик бер карадым —
Иделдә акты бозлар.
Күз карашым җылысында
Кызынды сылу кызлар.
Елмаюым ошамаган
Мин сөеп йөргән кызга.
Ут янып торган йөрәге
Әйләнде салкын бозга.

Кояш елмая көн дә,
Кояш елмая кемгә?
Кояш төсле булам, диеп,
Елмайдым әле мин дә.

Елмайдым мин дошманыма,
Яратмыйм үзен, юкса.
Бер мизгелдә кан дошманым
Әйләнде-калды дуска.
Елмаюым ошамаган
Минем иң якын дуска —
Ул дошманыма әйләнде…
Елмайдым гына, юкса.

Кояш елмая көн дә,
Кояш елмая кемгә?
Кояш төсле булам, диеп,
Елмайдым әле мин дә.

Еллар буе йөрдем шулай
Елмаеп-көлеп кенә.
Инде хәзер бөтен кеше
Минем үземнән көлә.
Кояш белән Ай кавышты,
Тәрәзәләр ут алды.
Гел елмаеп йөри торгач,
Бөтен дөньям буталды.

Кояш елмая көн дә,
Кояш елмая кемгә?
Кояш төсле булам, диеп,
Елмайдым әле мин дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »