Зәңгәр көймә

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Актарыла ак дулкыннар…
Болытлар кара.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга.
Идел өстендә — дулкыннар,
Күңелдә — яра.

Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Инде менә ничәнче ел
Төзәлми яра.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга.
Идел өстен, томан түгел,
Сагышлар сара.

Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Инде хәзер синең белән
Бик ерак ара.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга…
Минем сагыш күчте инде
Акчарлакларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »