Үпкәләмә (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.

Үпкәлә син соры болытларга —
Түбәнәйтте алар күгемне.
Тәбәнәк тә, тар да хәзер дөнья —
Сыйдыралмыйм анда күңелне.

Үпкәлә син аннан мәхәббәткә…
Нигә мине читләп уза ул?
Нигә килми?! Йөрәк ачык тора —
Алынган бит биге, йозагы.

Минем мондый җырлар җырлавыма
Ачы җилле көзгә үпкәлә.
Шул җилләрдән аралыйсың килсә,
Син мине дә кайчак үпкәлә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »