Көтәм (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Буран булып, урам тулып
Очты күңел кошым.
Яуды карлар, синсез яуды,
Синсез узды кышым.

Ә мин һаман җанда йөртәм
«Сөям» дигән сүзең.
Көтәм сине җәен, кышын,
Көтәм, язын, көзен.

Сулды инде умырзая,
Тынды моңлы сазым.
Ташып акты ярсу хисләр,
Синсез узды язым.

Ә мин һаман җанда йөртәм
«Сөям» дигән сүзең.
Көтәм сине җәен, кышын,
Көтәм, язын, көзен.

Сине көтеп, юлларыңа
Чәчәк җәймә җәйдем.
Ялгыз уздым болын буйлап,
Ялгыз узды җәем.

Ә мин һаман җанда йөртәм
«Сөям» дигән сүзең.
Көтәм сине җәен, кышын,
Көтәм, язын, көзен.

Уза еллар, уза гомер,
Юлда һаман күзем.
Сине көтеп, алмагачым
Чәчәк атты көзен.

Ә мин һаман җанда йөртәм
«Сөям» дигән сүзең.
Көтәм сине җәен, кышын,
Көтәм, язын, көзен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »