Ай батканда, таң атканда

Категория: көе сүзләре

Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!

Бара идек таңда урманнарга,
Кошлар моңын бергә тыңларга.
Синең өчен былбыл сайрый анда,
Минем өчен кәккүк моңлана.

Ай батканда, таң атканда
Кайтып киләм туйларыңнан.
Төн карасы, җан ярасы
Китми минем уйларымнан.

Бара идек таңда урманнарга,
Кошлар моңын бергә тыңларга.
Синең өчен былбыл сайрый анда,
Минем өчен кәккүк моңлана.

Ай батканда, таң атканда
Җырлыйм да күк, җылыйм да күк.
Мең шатлыклар телим сиңа…
Туктамыйча сана, кәккүк!

Бара идек таңда урманнарга,
Кошлар моңын бергә тыңларга.
Синең өчен былбыл сайрый анда,
Минем өчен кәккүк моңлана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (14 голосов)
« »