Син генә (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үтә айлар, еллар,
Туа яңа җырлар.
Минем җырым һаман үзгәрми.
Кем соң минем иркәм?
Йөрәгемдә йөртәм
Аңа дигән сөю сүзләрен.

Син генә ул ямьле язым,
Син генә ул моңлы сазым,
Син генә ул якты хыялым.
Син генә ул минем ярым.
Син генә ул минем парым,
Син генә, син генә…

Яшь гомерем үтә,
Багып зәңгәр күккә…
Күзләремдә якты төс уңды.
Көн дә карыйм Айга, —
Сөйгән ярым кайда?
Ишетәме минем җырымны?

Син генә ул ямьле язым,
Син генә ул моңлы сазым,
Син генә ул якты хыялым.
Син генә ул минем ярым.
Син генә ул минем парым,
Син генә, син генә…

Ялгыз чыгам юлга,
Ялгыз микән ул да…
Ялгызлыкка күңел түзәрме?
Исемен дә белмим,
Үзен һаман эзлим
Һәм кабатлыйм бер үк сүзләрне.

Син генә ул ямьле язым,
Син генә ул моңлы сазым,
Син генә ул якты хыялым.
Син генә ул минем ярым.
Син генә ул минем парым,
Син генә, син генә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (5 голосов)
« »