Туган калам син!
Казан, сиңа мин гел табындым.
Чакырганда син
Кош булып канат, әй, кагындым.
Сагындым мин гел,
Ашкындым сиңа, и Казаным!
Җаным синдә гел,
Синдә — юл башым, юл азагым.
Саумы, Казан,
Саумы, Казан!
Туган калам!
Саумы, Казан!
Синдә минем
Җаным калган.
Без мәңге бергә, Казан!
Синең ташыңа язмышым язам.
Туган калам син!
Сиңа илтсеннәр бар юлларым.
Уйлап сине гел
Җир йөзен күпме, әй, урадым.
Синдә — якын дус,
Синдәдер минем чын язларым.
Синдә — сөйгән яр.
Бәхетем синдә, и Казаным!
Саумы, Казан,
Саумы, Казан!
Туган калам!
Саумы, Казан!
Синдә минем
Җаным калган.
Без мәңге бергә, Казан!
Синең ташыңа язмышым язам.