Җыр чакыра

Категория: көе сүзләре

Ничәнче ел илләр имин тора,
Ничәнче ел туплар ярылмый.
Туплар тынсын өчен утка керде,
Яуга керде Фәрит Яруллин.

Тургай булып күккә ашкан чакта,
Җир үзенә алды җыр улын.
Җиңү җырын җырлый бүген тургай, —
Җырлый, гүя, Фәрит Яруллин.

Афәт килсә илгә, мин тау булыйм!
Туфан килсә, биек яр булыйм!
Ватан өчен җанны кызганмаска
Өйрәтте бит Фәрит Яруллин.

Кая барсам, дуслар каршы алыр,
Бәхетләргә илтер бар юлым.
Җыр чакыра яңа җиңүләргә, —
Җыр башлаучы Фәрит Яруллин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »