Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.
Көзләр җитүен, кошлар китүен
Күпме кичерде гомерләр юлы!
Эяшлы язым, чәчәкле җәем —
Сез ул, дусларым, — белегез шуны.
Нурлана күзләр, тәмләнә сүзләр,
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсәм яңадан сезне, дусларым,
Бәхетем арта — белегез шуны.
Бу җыр Айдар Габдинов репертуарында бар
«
»