Карт өянке

Уза гомер, ага сулар,
Яр буенда карт өянке.
Өянкедә сайрый кошлар,
Сайрый өзеп, аһ, йөрәкне.

Чая инеш читкә агар,
Карт өянке ялгыз янар…
Карт өянке күзләреннән,
Инеш булып, яшьләр тамар.

Яр буенда карт өянке.
Ботакларын җил каерган.
Карт өянке төпләрендә,
Сине уйлап, мин кайгырам.

Чая инеш читкә агар,
Карт өянке ялгыз янар…
Карт өянке күзләреннән,
Инеш булып, яшьләр тамар.

Җирдә ялгыз яшәп булмый,
Инеш кибә, тал да корый.
Кайт син миңа, яшьлек ярым,
Инеш кебек урый-урый.

Чая инеш читкә агар,
Карт өянке ялгыз янар…
Карт өянке күзләреннән,
Инеш булып, яшьләр тамар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »