Ике яр кушылыр шикелле
Елгалар саеккан чагында.
Көймәгә утырып юл чыктык,
Шәүләбез дулкында чагыла.
Яшәсәң иде бу дөньяда
Бил бирми хәсрәткә, кайгыга.
Мең шатлык койса да күңелгә,
Бәхетем елгасы саега.
Чайкала язмышым көймәсе,
Син бүген көймәнең түрендә.
Күңелдә бик ерак диңгезнең
Давыллы дулкыны күренә.
Хисләрем, шифалы яңгырдай,
Сусаган җаннарны сугара…
Мәңгегә килгән күк дөньяга
Салганмын елларны суларга.
Ярларны күп күрде бу көймә,
Дулкыннар иркендә чайкалды…
Тик бүген беренче мәртәбә
Күңелем давыллап айкалды.
Гомернең уртасы, челләсе…
Җанымны ачыйм соң кемнәргә? —
Гомерем елгасы саегып,
Ярлары кавышкан көннәрдә…
Елгалар саеккан чагында
Утырдың көймәмнең түренә…
Хисләрем рәшәсе эчендә
Мәхәббәт диңгезе күренә.