Мәхәббәтне җиргә яз китергән

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәтне җиргә яз китергән,
Мәхәббәтне язлар саклаган.
Язлар кебек янып яшим җирдә,
Язлар кебек мәңге саф калам.

Мәхәббәтне җәйләр гөлгә күмгән,
Мин җәйләрдән һәрчак көнләшәм.
Җәй кояшы кебек көлеп яшим,
Җәйләр кебек җылы өләшәм.

Мәхәббәтне көзләр моңсу иткән,
Мәхәббәтне көзләр елаткан.
Көзләр кебек мин дә моңсуланам,
Көзләр кебек сөям ерактан.

Мәхәббәтне кышлар адаштырган,
Кышлар аңа бәхет юраган.
Мин мәңгегә чыга алмам инде
«Сөю» дигән кайнар бураннан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »