Күктән иңгән бәхет

Кайда йөрдең, бәхет?
Көттем сине күптән.
Җирдән көткән бәхет
Иңде миңа күктән.

Бәхет, шатлык эзләп
Юлга чыкмам бүтән.
Мин тапмаган бәхет
Иңде үзе күктән.

Эшләп талды куллар,
Юкка гомер үткән…
Эштән көткән бәхет
Төште бүген күктән.

Бөтен кеше сине
Илдән, җирдән көткән.
Миңа дигән бәхет
Иңде бүген күктән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (3 голоса)
« »