Гөлләр үсә

Сандугач сайрап су эчә
Кызыл гөл арасыннан;
Иртән торып, хатлар көтәм
Син дустым тарафыннан.

Аллар үсә, гөлләр үсә
Идел буе — тугайда.
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынсаң да түз, әйдә!

Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Алсу гөлем, саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа.

Аллар үсә, гөлләр үсә
Идел буе — тугайда.
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынсаң да түз, әйдә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (14 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »