Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда
Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына,
Ярсына сез дуслар каршына.
Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Сезнең өчен — гомер юлларым.
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…
Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым,
Яңа җыр — мәхәббәт турында.
Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем
Әйтәлсәм сезгә бу җырымда.
Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп
Типкәнен тынгысыз йөрәгем:
Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык —
Дөньяда иң олы теләгем…
Кошлардай сайрашып, очрашыйк җырлашып,
Җырларда очрашыйк без тагын.
Гомерләр тиз үтә, аерылыр чак җитә,
Бәхетле булыгыз, дусларым!..