Тик бер йөрәк әгәр сагынса

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.

Җырларымда минем үз халкымның
Кайгы-шатлыклары чагыла.
Әле тургай булып кагына алар,
Әле моңнар булып агыла…

Җырлап килдем яшьлек язларыма,
Җырлап яшим әле бүген дә.
Бәхет санар идем тик бер җырым
Калса әгәр халкым күңелендә.

Давылларга тарган бәгырьләргә
Ләйсән яңгыр булып кагылса,
Җырларымда танып җан җылымны,
Тик бер йөрәк әгәр сагынса…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »