Тормышның серләрен ачканда,
Язмышның бормалы юлында.
Ашкынып, яшәргә ашыктым —
Уйладым мәхәббәт турында.
Илаһи тойгылар эзләдем
Тынгысыз хыяллар нурында.
Яраттым, ялгыштым, туймадым —
Уйладым мәхәббәт турында.
Сыгылып чамасыз йөгемнән,
Егылып ятканда урында,
Сызландым, ләкин сер бирмәдем —
Уйладым мәхәббәт турында.
Сыгылып, егылып калмадым,
Язмышым үземнең кулымда.
Бәхетем — үзгәрмим һаман да,
Уйларым мәхәббәт турында.
Добавлено marat_magsum в СР, 02/02/2011 - 11:09
«
»