Ятим зиратлар

Басу уртасында — яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.

Ялгызлыктан арган агачкайлар
Басар төсле чыгып каршыга.
Ник кешелек атлап килгән юлын
Бетерергә болай ашыга.

Үз тарихын үзе онытканнар
Таба микән җирдә кадерне?
Йөрәк өши, күрсәң, онытылган,
Чүп үләне баскан каберне.

Авып-түнеп беткән коймаларын
Ямарга соң юкмы ир-атлар.
Ятим бала төсле, дәшми генә,
Еламсырый ятим зиратлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »