Кеше сүзе

Белсәк тә без янәшәдә
Җиде ятлар йөргәнне
Сизми калдык арабызга
Кеше сүзе кергәнне.

Шиәде мәхәббәт гөлләре
Тиде җиде ят күзе.
Җиде ятларга калдырып
Аерды кеше сүзе.

Кеше сүзе, кеше сүзе.
Җиде ят итте безне.
Җиде ятлар да кавыша,
Өзмик өметебезне.

Адашып калды мәхәббәт
Җиде юлның чатында.
Җиде ятларга әйләндек
Кеше сүзе хакында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »