Ходай сине миңа саклаган

Куңел сизде сине очратуны
Мәхәббәттән йөрәк янасын.
Юарга юк кебек сулары да
Янган йөрәгемнең ярасын.

Соңламаган икән мәхәббәтем
Кояшым да әле батмаган.
Татлы язмыш булып төшкә кердең
Ходай сине миңа саклаган.

Гашыйк йөрәк кенә яна ала
Яндырасым килә үзеңне.
«Син минеке», — диеп өзелеп әйткән
Ишетәсем килә сүзеңне.

Соңламаган икән мәхәббәтем
Кояшым да әле батмаган.
Татлы язмыш булып төшкә кердең
Ходай сине миңа саклаган.

Мәхәббәттән туган яраларны
Мәхәббәтең кирәк юарга.
«Сөям сине», — дигән сүзләреңне
Көйгә салдым инде җырларга.

Соңламаган икән мәхәббәтем
Кояшым да әле батмаган.
Татлы язмыш булып төшкә кердең
Ходай сине миңа саклаган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »