Көтәм сине (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара —
Мәхәббәт хыянәткә кадәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
« »