Хыяллар дөньясы гаҗәеп

Категория: көе сүзләре

Тормышларга ашмас хыялдыр —
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән…

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп…

Һәр җирдә гүзәллек тоядыр;
Көлмәгез хыялый кешедән…
Дөньясы күп төсле буяудан!..
Юк зыян хыяллы гомердән!

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп…

Арыган җаннарның ялыдыр —
Хыялда кайтулар яшьлеккә.
Юк гаеп хыялый булудан,
Хыяллар юлдаш ул бәхеткә!

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »