Шаяру

Чәчәккә күмелгән бакчаңда, әй,
Бүләкнең ниндиен бирим йөрәк сакчыңа?

Былбыл буламын,
Бакчаңда сайрыйм,
Сайравымны син тыңларсың,
Күңелемне аңларсың.

Бүләгем бәгырең йомшартсын, әй,
Уяулык җуелсын, йөрәк бигең ачылсын.

Былбыл буламын,
Бакчаңда сайрыйм,
Сайравымны син тыңларсың,
Күңелемне аңларсың.

Йөрәгең ачылды, ачкычын, әй,
Алыйм да бер качыйм, читтән карыйм хәлеңне!

Былбыл буламын,
Бакчаңда сайрыйм,
Сайравымны син тыңларсың,
Күңелемне аңларсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »