Соңгы димә

«Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр», — димә?!.
Тик быелга алар соңгысы…
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Соңгы димә, ахырзаман түгел,
Ышандырма әле җаныңны?..
Соңгы димә, кабул итми күңел,
Һәрнәрсәнең була дәвамы…

«Соңгы җырым, соңгы көем», — димә?!
Җыр телендә — җаннар авазы.
Йөрәк моңнарына каршы килмә,
Күпме кеше отып аласы.

Соңгы димә, ахырзаман түгел,
Ышандырма әле җаныңны?..
Соңгы димә, кабул итми күңел,
Һәрнәрсәнең була дәвамы…

«Соңгы көнем, гомер соңы», — димә?!.
Тик бер Ходай белә анысын.
Таңнар аша яңа көннәр килә,
Өметле ит һәрбер яңасын.

Соңгы димә, ахырзаман түгел,
Ышандырма әле җаныңны?..
Соңгы димә, кабул итми күңел,
Һәрнәрсәнең була дәвамы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
« »