Көт, бәгырем, көткән язың сыман
Яннарыңа тизрәк кайтырмын,
Тәрәз төбендәге гөлең булып
Таң алдыннан чәчәк атармын.
Ышанма, син, кәккүк тавышына,
Яшебезне сорап юрама.
Безнең гомер яңа башланган чак,
Иртә әле артка карарга.
Сәхраларга чыксаң, тыңла, иркәм,
Таң атуын, чишмә агышын,
Син тоярсың сулар агышыннан
Йөрәгемнең назлы сагышын.
Ышанма, син, кәккүк тавышына,
Яшебезне сорап юрама.
Безнең гомер яңа башланган чак,
Иртә әле артка карарга.
Югарыдан минем сәлам булып
Сабан тургай җыры агылыр;
Моңаюың синең онытылыр,
Шатлыкларың кабат яңарыр.
Ышанма, син, кәккүк тавышына.
Яшебезне сорал юрама.
Безнең гомер яңа башланган чак,
Иртә әле артка карарга