Көзге сагыш (беренче вариант)

Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә.
Азгын җилләр, ни әйтергә тели,
Өйгә керәм, диеп тилмерә.
Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын болыт каплагач.
Күңел кылларыңда уйнар өчен,
Нигә диеп мине сайлаган.

Ничек кенә сагышларны,
Сөйләргә икән җилгә.
Бар нәфрәтне алып китсен,
Үзем белмәгән җиргә.

Төңнен кара яшьле күзләреннән,
Күңел эзли сөю шәүләсен.
Гашыйк ярлар кавышмасын диеп,
Көзләр үзе корган хәйләсен.

Ничек кенә сагышларны,
Сөйләргә икән җилгә.
Бар нәфрәтне алып китсен,
Үзем белмәгән җиргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »